«Космос безгә буйсына!»
Ел саен 12 апрельдә бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтә. Планетабыздан читтә урнашкан бөтен нәрсәне дә белергә омтылучы барлык җир кешеләрен дә берләштереп торучы чын бәйрәм бу. Чернышевка авылы китапханәсе хезмәткәрләре укучылары өчен «Космос ничек төзелгән?» дигән мавыктыргыч викторина әзерләде. Балалар галәм киңлекләрендә виртуаль сәяхәт ясап, галактикалар, йолдызлар һәм йолдызлыклар, астероидлар, кометалар һәм Кояш системасы планеталары белән таныштылар, иң борынгы һәм хәзерге обсерваторияләр турында белделәр, телескоплар эше, космик станция төзелеше һәм космонавтлар эше белән таныштылар. Космонавтика һәм астрономиягә багышланган видеороликлар, буктрейлер карадылар. Космос турында язылган күпсанлы энциклопедияләрдән,шул исәптән 3D- һәм 4D-энциклопедияләр, матур әдәбият һәм фантастик китаплардан торган китап күргәзмәсе дә балаларда зур кызыксыну уятты. Ә викторинадагы сорауларга барысы да актив рәвештә узарыштан җавап биргән өчен без укучыларга матур итеп эшләнгән дипломнар бүләк иттек.
