«Язучы А.Н.Островскийның тормышы һәм иҗаты.»
Чернышевка авылы китапханәсендә Александр Николаевич Островскийның 200-еллыгына китап күргәзмәсе оештырылды.. Күренекле рус драматургы тарафыннан 50-гә якын пьеса язылган һәм рус милли театрының үсешендә аның иҗаты аерым бер чорны биләп тора. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып карасак, нәкъ менә Островскийны рус театрының башлап җибәрүчесе дип әйтергә була. Островский театр мәктәбен һәм театр постановкасы концепциясен булдыра. Драматург пьесаларында гади кешеләр һәм гадәти хәлләр сурәтләнә, шуңа күрә бу әсәрләр көнкүреш һәм психологик пьесалар булып санала. Күргәзмәгә килүчеләр язучының әсәрләре, тормышы һәм иҗат тарихы белән таныштылар.

