Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Планетаның киләчәге безнең кулларда

Апрель аенда планета халкы мөһим бәйрәмне – Экологик белемнәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне Шигали авыл китапханәсе укучылар белән «Планетаның киләчәге безнең кулларда»дигән экочара-өмә үткәрде. Китапханәче укучылар белән бергә китапханәгә якын территорияне тәртипкә китерү өчен урамга чыкты. Чара тәмамлангач, катнашучыларга танып белү викторинасы сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде.