Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Дөньяда безнең җырларыбызның һәм риваятьләребезнең матурлыгы

Апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара мәдәният көне кысаларында авыл китапханәсендә «Дөньяда безнең җырларыбызның һәм риваятьләребезнең матурлыгы» дигән китап-иллюстратив күргәзмә оештырылды. Аның материаллары илебезнең иң күп санлы халкы – рус һәм татар халкы белән таныштыра. Бу күргәзмәдә укучылар игътибарына халык әкиятләре һәм мифлары, җырлар, мәкальләр һәм әйтемнәр, риваятьләр һәм хорафатлар тәкъдим ителде.

Йөзләрчә еллар эчендә Россия халыкларында уртак гореф-гадәтләр, традицияләр, уртак Россия мәдәнияте барлыкка килде. Мәдәниятнең нигезендә нәрсә ята икәнен белер өчен, без яшь укучылар белән мини – сәяхәткә чыктык. Чишү юлында безгә «Тылсымлы чәчәк» ярдәм итте. Бу чәчәкнең һәр яфрагының исемен билгеле бер биремнәр аша фаразларга кирәк иде. Укучыларыбыз бу авыр эшне башкарып чыктылар һәм Мәдәниятенең төп нигезен- «Фольклор» дип таптылар.