Галәм киңлекләрендә
Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче булып космик ачыш ясаган шәхес. Апрель аенда Россиядә Космонавтика көне билгеләп узыла. Космонавтика көне–дөньякүләм тарихи дата. Ташлы Кавал китапханәсендә дә бу уңайдан аңлатмалы әдәби кичә булды. Укучыларга космос, аны өйрәнү тарихы, бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А. Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, космонавтлар, космик очышлар тарихы турында аңлаттык. Шулай ук космос темасына күргәзмә оештырдык һәм булган китапларга күзәтү ясадык. Балалар рәсемнәр, кул эшләре ясадылар. Алар арасында кечкенә генә конкурс ясап, җиңүчеләрне билгеләдек.
