«Хәзергесе белән янәшә – үткәне». Районыбызның һәм авылыбызның истәлекле урыннары белән танышу
Китапханәдә «Хәзергесе белән янәшә-үткәне» дип исемләнгән тематик чарада яшь китап укучыларны виртуаль рәвештә Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Казан шәһәрләренең төп һәйкәлләре белән таныштырдык. Районыбызда Җиңү паркындагы әфган сугышчыларына куелган һәйкәлне, район үзәгендәге Ленин һәйкәлен искә алдык. Ташлы Кавал авылындагы исемсез сугышчыга багышлап куелган һәйкәл янында булдык.

