Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Милли кием ул – халык җаны

   Биектау авыл китапханәсендә, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысасында, «Милли кием ул – халык җаны» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе ярдәмендә  укучылар күп  кенә халыкларның  милли костюмнары  һәм аларның барлыкка килү тарихы белән  таныша алдылар. Киемгә карап кешенең кайсы җирлеккә каравын билгеләргә  һәм аның милли үзенчәлекләре турында белергә мөмкин. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар – милли гореф-гадәтләрнең һәм халыкның милли горурлыгының чын хәзинәсе.