Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бу җир миңа таныш

  18 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Бу көнне 1984 елдан башлап билгеләп үтәләр. Бәйрәм мәдәни мирасыбызны яклап һәм саклап калыр өчен  кирәк. Әлеге бәйрәм кысаларында Биектау авыл китапханәсендә укучыларга «Бу җир миңа таныш»  дигән презентация күрсәтәлде. Балалар туган як тарихы, аның истәлекле урыннары, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре белән таныштылар.