Интернет ресурслары аша туган якны өйрәнү мәгълүматларын тарату
19 нчы апрель көнне МБУ «Биектау Үзәкләштерелгән Китапханәләр Системасы» директоры Биектау муниципаль районының туган як өйрәнүчеләрнең җыелышында катнашты. Л.С.Хамидуллина «Интернет ресурслары аша туган якны өйрәнү мәгълүматларын тарату» доклады белән чыгыш ясады. Ул 2022 елда эшли башлаган Биектау китапханәсенең рәсми сайтының туган якны өйрәнү блогының эчтәлеге белән таныштырды. Бүгенге көндә кулланучылар сайтта районыбызның әдәби картасы турында тулы мәгълүмат таба алалар. Чарада сайтның кирәкле блогына сылтамалар белән бүлекләрнең QR-кодлары белән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Сайтта районыбызның истәлекле урыннары турында мәгълүмат тә табып була. Районның күренекле кешеләренә аерым рубрика багышланган. Катнашучыларга шулай ук китапханә чыгарган китаплар, брошюролар турында да сөйләнелде.
