«Кояшлы шәһәр»
19 апрельдә Чернышевка авылы китапханәсендә язучы Николай Носовның «Белмәмеш һәм аның дуслары маҗаралары» повесть-әкиятенең 65 еллыгына багышлап, пластилин ярдәмендә, искиткеч персонажлар композициясен булдыру буенча мастер-класс узды. Кояшлы шәһәр буйлап мавыктыргыч сәяхәт барышында яшь укучылар язучы Николай Носов иҗаты турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр: ул улына дип хикәяләр һәм әкиятләр иҗат иткән, ә аннары аларны илебезнең бөтен балалары өчен дә балалар газеталарында һәм журналларында бастыра башлаган. Язучы «Белмәмеш һәм аның дуслары маҗаралары» повесть-әкияте һәм аның ике дәвамы: «Белмәмеш Кояшлы шәһәрдә» һәм «Белмәмешнең айга сәяхәте » китаплары аша лаеклы рәвештә дан казана.
