Безнең йорт – планета
Бөтендөнья Җир көне уңаеннан һәм «Экояз» акциясе кысаларында, балалар өчен «Безнең йорт – планета» дигән әңгәмәсе булды. Хәзер кешелек алдында экологик проблемалар тора. Чүп күләме катастрофик тизлектә үсә. Безнең планета куркыныч астында! Чара барышында без балаларның игътибарын әйләнә-тирә мохитнең пычрануына юнәлттек, бергәләп көнкүреш калдыкларын икенчел куллану ысулларын табарга тырыштык, җиргә сакчыл мөнәсәбәтнең төрле ысуллары турында сөйләштек. Чөнки һәр актив адым безнең планетаны саклап кала ала. Әңгәмә ахырында Җир планетасы турында видеофильм карадылар.
