Төлке белән торна
26 апрельдә Биектау авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында мультипликацион фильм төшерү буенча «Төлке һәм торна» мастер – классы үткәрелде. Китапханәче балаларга мультипликациянең барлыкка килү тарихын сөйләде, китапханәдә төшерелгән мультфильмны карадылар. Мастер-класста катнашучылар Movavi Video, Movie Maker, Shotcut кебек видеоредактор программалары белән таныштылар, аларда ничек видеофильмнар ясарга мөмкинлеге турында белделәр. Укучылар видеоредакторның берсендә мультфильмны төшерүдә, кадрлар һәм тавыш куюда катнаштылар. Үз куллары белән төшерелгән мультфильмны укучылар бик теләп һәм кызыксынып карадылар.
