Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Телдә-халыкның җаны

Бүген Татарстан Республикасы Туган Тел көнен һәм мәгърифәтче Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салучы бөек халык шагыйре буларак кереп кала. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Халыкара туган тел көнендә китапханәдә танып белү сәгате узды. Чара барышында яшь укучылар шагыйрь Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, язучының әсәрләре буенча табышмакларны чиштеләр, «Телдә – халык җаны» дип аталган китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар. Чара ахырында балалар игътибарына «Шүрәле» һәм «Су анасы» мультипликацион фильмнары тәкъдим ителде.