Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукай – шигърият чишмәсе

26 апрель көнне Сая авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигърият һәм әкият кичәсе узды. Китапханәче һәм китап укучылар бөек татар шагыйренең шигырьләрен укыдылар. Яшь китап укучылар Тукай шигырьләре, мәсәлләре һәм әкиятләре белән таныштылар, балаларга «Бала белән күбәләк», «Эш беткәч уйнарга ярый»,  «Ялкау маэмай» шигырьләре аеруча ошады. Бөек шагыйрьнең әсәрләре балаларны туган ягыбызның гүзәллеге, игелеклелеге, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди.