Тукай – сүнмәс йолдыз
26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тула. Ул татар әдәбияты тарихына, татар милли шигъриятенә нигезен салучы, бөек халык шагыйры буларак кереп калды. Бу көнне Юртыш авылы китапханәсе «Тукай – сүнмәс йолдыз»-дигән әңгәмә үткәрде. Бу чарада укучыларга шагыйрьнең авыр язмышы турында сөйләдек, презентация күрсәттек, аның шигырьләрен укыдык. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында китап күргәзмәсе оештырдык. Чара ахырында укучыларга Габдулла Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар күрсәттек.
