Тукай – милләтебез кояшы
Тукай исеме үзеннән-үзе халыкның мәдәниятен, әдәбият-сәнгатен берләштерүче, оештыручы мәгънәви бер уртак исем булып тора. Тукай иҗаты бүгенге заманда да яши, үзенең активлыгын югалтмый. Нигә шулай? Чөнки бу бөек иҗат – дөнья мәдәниятенең, сәнгатенең барлык төрләренә дә уңай тәэсир ясый, аларны баета, үсәргә ярдәм итә. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан оештырылган «Тукай – милләтебез кояшы» әдәби-музыкаль кичәсе күңелле рухта узды. Авыл һәм мәктәп китапханәләре хезмәткәрләре оештырган чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Кичнең төп геройлары 4А һәм 4Б сыйныф укучылары иде. Балалар табышмаклар уйладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, актерлык сәләтләрен күрсәттеләр.Укучылар команда рухын күрсәттеләр һәм биремнәрне җиңел генә җиңделәр.
Башлангыч мәктәбенең һәрбер сыйныфы, кичне музыкаль номер белән бизәде.
