Тукай яши безнең күңелләрдә
26 апрель көнне Коркачык авыл китапханәсе башлангыч мәктәп белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан «Тукай яши безнең күңелләрдә» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрделәр. Чарада катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен матур, сәнгатьле итеп яттан сөйләп, туган телне, туган якны, аның табигатен мактадылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча жюри йомгак ясады. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләргә грамоталар тапшырылды. Чарага китапханәче «Тукай дөньясына сәяхәт» дигән китап күргәзмәсе әзерләгән иде, күргәзмә Тукай иҗаты белән якыннанрак танышырга мөмкинчелек бирде. Кечкенә генә викторина барысына да ошады. Викторина балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен тикшерергә мөмкинлек бирде. Чара ахырында барысы да татар халкы гимнына әверелгән «Туган тел» җырын яратып башкардылар.
