Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукай безнең йөрәкләрдә

Кече Битаман китап бирү пунктында, авыл клубы белән берлектә, татар халкының символына әверелгән шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә» дигән тематик кичә үткәрелде. Кичәдә балалар бөек шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын китап күргәзмәсе ярдәмендә искә алдылар, шагыйрьнең үзләре яраткан шигырьләрен яттан укыдылар, аның әкиятләреннән өзекләр укыдылар, мини-викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара шагыйрьнең татар халкының гимны булып киткән «И, Туган тел! И, матур тел» җыры белән тәмамланды.