Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бөек һәм кабатланмас Г.Тукай

26 апрельдә бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Коркачык авыл китапханәсе бу вакыйга хөрмәтенә «Бөек һәм кабатланмас Г.Тукай» дигән тематик чара үткәрде. Авыл китапханәсе «Карлыгач» балалар бакчасы белән берлектә  бөек язучының әсәрләре буенча мавыктыргыч сәяхәт ясады. Балалар Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Г.Тукай әкиятләре буенча викторинада катнаштылар, шагыйрьнең яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Чара ахырында Г.Тукайның «Су анасы»әкиятен карадык. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тамамланды.