Шагыйрьләр – балаларга
11 майда «Алсу» балалар бакчасы балалары өчен Олы Битаман авыл китапханәсе китапханәчесе кычкырып уку сәгате үткәрде. Чара рус һәм татар язучыларының балалар өчен язган шигырьләренә багышланды. Балалар кечкенәдән шигьри формадагы әсәрләрне, җырлар, бишек җырлары, такмаклар тыңларга яраталар. Шигырь китаплары гади һәм балалар өчен аңлаешлы телдә язылган, аларда мавыктыргыч сюжетлар бар. Иң мөһиме – бу китаплар чын дуслыкның, гаилә кыйммәтләренең көчен аңларга һәм үзең булып калырга өйрәтә. Алар балаларда шигърияткә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә, шигырьләр аңлаешлы телдә язылган, кызыклы итеп бизәлгән. Китапханәче китаплар белән таныштырып үткәннән соң, шигырьләр укыды. Балалар И. Ихсанова, Р. Миңнуллин, А. Барто, К. Чуковский шигырьләрен игътибар белән тыңлап утырдылар, китаплардагы рәсемнәрне кызыксынып күзәттеләр.
