Туган авылымның мин яраткан урыннары
Усад китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә туган авылыбызның истәлекле урыннарына экскурсия оешырылды.Экскурсия барышында балаларны авылның тарихы, аның истәлекле урыннары, чишмәләре, елга-күлләре белән таныштырып үтелде. Балаларга тәбигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, куркынычсызлык тәлапләре, тирә-юньгә сакчыл караш турында аңлату өчен, мондый чаралар уздыру зур әхәмияткә ия.
