Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап, мин һәм гаиләм!

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә ул – без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр, туганнар. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплылык, кайгыртучанлык хисенә һәм хөрмәт итергә өйрәнәбез. Биектау авыл китапханәсендә «Китап, мин һәм гаиләм!» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә йортны төзекләндерү, балаларны тәрбияләү, кул эшләре, чәчәкләр үстерү, бакча һәм бакчада эшләү, төрле ризыклар әзерләү, сәламәтлек буенча китаплар урын алды. Чарада катнашучылар бөек кешеләрнең гаилә, тормыш, мәхәббәт, мөнәсәбәтләр турында әйткән фикерләре белән таныштылар.