Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Минем гаиләм – минем байлыгым

15 майда Олы Битаман авыл китапханәсендә Халыкара гаилә көненә балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Җирдә бәхетле һәм тату гаиләдән дә ныграк союз юк. Гаилә – яңа тормышның башы, нәселнең дәвамы, традицияләрне саклау ул. Балаларга үз гаиләләрен рәсемгә
төшерергә тәкъдим ителде, анда рәсемнең төп геройлары аның әти-әнисе һәм үзе булырга тиеш иде. Аларның һәрберсе өчен гаилә зур әһәмияткә ия булганлыктан, балалар үзләренең рәсемнәрен бик теләп ясадылар. Барлык рәсемнәр дә туганнарына мәхәббәт һәм якыннары
өчен горурлык белән сугарылган иде. Аннары ул рәсемнәр «Минем гаиләм – минем байлыгым» дип аталган күргәзмәдә үз урыннарын алдылар. Әлеге күргәзмә китапханәнең укучыларына уңай эмоцияләр алырга ярдәм итәчәк, якыннарына карата мәхәббәт, шатлык һәм кайгырту
теләге уятачак.​