Я без чүп – чарны җиңәбез, я чүп-чар безне җиңә
16 майда Биектау авыл китапханәсендә «Я без чүп-чарны җиңәбез, я чүп-чар безне җиңә» дигән чара узды. Безнең көннәрдә әйләнә-тирә мөхит, аның пычрануы, үлүе турында күп язалар һәм сөйлиләр. Әгәр дә кеше әйләнә-тирә мохитне сакларга кирәклеген аңлый икән ул табигый байлыкларга, табигатькә акыл һәм саклык белән карыйчак. Укучылар белән бергә без табигатьне ничек саклый алуыбыз, экологик һәлакәтне булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләштек, сорауларга җавап бирдек һәм экологик проблемалар турында презентация карап уздык.
