Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Минем яраткан укытучым

Дөньяда шундый һөнәр бар – укытучы. Укытучы һөнәре бик мөһим, кызыклы  һөнәр, шул ук вакытта укытучы эше – авыр хезмәт. Укытучы – үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен, бөтен барлыгын балаларга бирүче  кеше. 2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Елның миссиясе – педагогларның, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның аерым статусын күтәрү. Укытучының абруен күтәрү өчен Коркачык авылы китапханәсендә «Минем яраткан укытучым» дип исемләнгән балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Башлангыч сыйныф укучыларына үзләренең яраткан укытучыларының портретларын ясарга тәкъдим ителде. Балаларның рәсемнәре бик матур килеп чыккан иде.Ул  рәсемнәрне балалар укытучыларына бүләк иттеләр.