Халык хәзинәләре
Халыкара музейлар көне уңаеннан Усад авыл китапханәсендә балалар белән “Халык хәзинәләре” дигән тематик әңгәмә уздырылды. Чара барышында укучыларга дөньяның иң танылган атаклы музейлары һәм аларда сакланган экспонатлар турында сөйләп үтелде. Бу уңайдан оештырылган күргәзмәдәге журналлар, китаплар балаларны музейлар тарихының сихри , мавыктыргыч дөньясы белән таныштырды. Шулай ук балаларны иҗтимагый урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән дә таныштырып үтелде.
