Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тарих саклаучылар

Халыкара музейлар көненә һәм ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә яшь укучылар ТР Милли музее буенча виртуаль экскурсия үттеләр. Музейлар – уникаль мәдәният учреждениеләре, алар үзләрендә мәдәният һәм сәнгатьнең барлык кыйммәтләрен җыялар һәм киләчәк буыннар өчен саклыйлар. Һәр музейның фонды – милли мәдәни байлык хәзинәсе. Чара барышында балалар “Казан” юл күрсәткече ярдәмендә музейларның төрләре турында белделәр, читтән торып Татарстан Республикасының кайбер музейлары белән таныштылар һәм үзләре булган музейлар турында сөйләделәр, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм бер-берсенә кызыклы музейларга барырга киңәш иттеләр.