Сөембикә
2023 елда «Сөембикә» хатын-кызлар журналы 110 еллыгын бәйрәм итәчәк. Ул оешканнан бирле хатын-кызларның хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында мәкаләләр, очерклар, гаилә һәм көндәлек темалар, лирик шигырьләр бастырып чыгарылган; театр үсеше, сынлы һәм музыкаль сәнгать проблемалары яктыртылган, хуҗалык һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр бастырылган. «Сөембикә» – татар телендә 1980-нче еллардан бирле илдән читтә чыгарылган беренче басма.
Дөбъяз авыл китапханәсендә журнал күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Чарага Дөбъяз урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары белән аларның класс җитәкчәсе Галимова Л.И. һәм мәктәп китапханәчесе Гайнутдинова М. чакырылды.
Чарада китапханәнең актив укучысы ,төбәкне өйрәнүче – тарихчы Шагиева А.А. чыгыш ясады. Ул балаларны басманың шәхси коллекциясе белән таныштырды. Аның коллекциясендә уникаль басма саны бар – бу 1991 елның 1 нче саны.
