Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Минем яраткан аланым Яраткан

Ямаширмә авыл китапханәсенең яшь китап укучылары  «Минем яраткан аланым»  дип аталган сәяхәттә булып кайттылар. Сыйныф җитәкчесе һәм китапханәче балаларның ялларын матур, күңелле, эчтәлекле итеп үздырырга тырыштылар. Балалар ел буе алган белемнәрен шушы  сәяхәттә куллана алдылар. Юл буеннан барганда юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, аннары агачларның, кошларның, үләннәрнең исемнәрен кабатладылар .  Ял иткәндә китап укыганны тыңладылар. Ә тамак ялгап алгач, төрле кызыклы уеннар уйнадылар.  Бу сәяхәт алар өчен ниндидер моһҗиза кебек булды