Татар бизәге
25 май көнне Дачное поселогы авыл китапханәсендә Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлап татар бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бу чарага китапханәдә милли мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә багышланган китап күргәзмәсе оештырылган иде. Анда халык традицияләре, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде: Р. Мухамедов «Татарская народная одежда», журнал «Татарстан наш дом», «Сөембикә» һәм башкалар. Мастер-класс башланыр алдыннан китапханәче укучыларны татар милли бизәнү әйберләре белән таныштырды. Аннары һәр укучы үзе өчен декор предметын сайлады һәм эшләде.
