Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Авылыбыз китапханәсенең тарихы

   27 майда Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә, ул Россия китапханәләренең һөнәри бәйрәме –  китапханәче көне булып тора. Бу көнгә багышлап Кече Битаман китаплар бирү пунктында кулланучылар өчен күргәзмә әзерләнде, анда китапханә тарихы гына түгел, ә безнең авыл тарихы, авыл клубы тарихы да тәкъдим ителде. Шулай ук күрше Бикнарат авылы тарихы белән дә танышып булды. Безнең китапханә эшчәнлегенең төп юнәлеше – туган якны өйрәнү. Шулай ук чарада катнашучылар өчен презентация күрсәтелде, укучылар яңа китаплар белән таныштылар.