Китапханә – серләр дөньясы
27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – китап сөючеләрнең күп булуы. Шуңа да бу бәйрәм уртак бәйрәм булып санала.Чөнки китаплар һәм укучы бер-берсен тулыландырып тора. Шушы көн уңаеннан китап сөюче дусларыбыз өчен китап күргәзмәсе ясалды. Әлеге чараның төп максаты – укучыларга китапханәнең рухи мирасыбызны саклап, буыннан-буынга тапшыручы, белемне-фикерләүне формалаштыручы, рухи байлык чыганагы булуын, һәм бу эштә китапханәченең һәм китапның нинди зур әһәмияткә ия булуын аңлату.
