Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңа китап – яңа дус

27 майда Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан Мүлмә авылы китапханәсендә даими  китап укучылар белән очрашу уздырылды. Укучылар өчен әдәби яңалыклар тәкъдим ителгән иде. Бигрәк тә аларны Рәфкать Шәйхиевның «Элеккечә түгел без генә» һәм Аида Хәйртдинованың «Кышкы юл озын иде» исемле китаплары кызыксындырдылар. Шулай ук нәни китап укучылар белән аерым очрашу уздырылды. Алар белән иң кечкенәләр өчен матур рәсемнәр белән бизәлгән китаплар укылды һәм «Мин ни өчен китапханәгә йөрергә яратам?!» темасына әңгәмә уздырылды.