Китапханә – балаларга
Китапханәләр көненә багышлап, Чернышевка авылы китапханәсендә Мәдәният йорты һәм “Чернышевка урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБУ укучылары белән берлектә китапханәдә үткәрелгән чараларның фотографияләре буенча төзелгән слайд-презентация күрсәтелде. Шулай ук викторина, китапханә буенча экскурсия үткәрелде. Соңыннан аларга “Ералаш” киножурналыннан мәктәп турында видео күрсәтелде.
