Яшәүне сайла!
Усад авлы китапханәсендә «Яшәүне сайла!» дигән баш астында китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә бу куркыныч бәйлелек турында китаплар, брошюралар, журналлардан мәкаләләр урын алачак. Әлеге чара ярдәмендә укучыларны кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән таныштыру, наркоманиянең килеп чыгу һәм таралу сәбәпләрен аңлату каралган . Шулай ук яшьләрне тормышта дөрес яшәү рәвешен сайлап алу мөмкинлеге үзләреннән генә торганына инандыру, наркотик матдәләрнең кеше организмына йогынтысын өйрәнү, наркотикларга бәйлелек сәбәпләрен аңлату, наркоманиянең таралу куркынычына бәя бирү күздә тотыла.

