Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мин кулыма китап алам

30 майда Биектау авыл китапханәсе «Петушок» балалар бакчасында, «Мин кулыма китап алам» дигән әдәби уен уздырды. Укучылар Н. Носовның, А. Экзюпериның, А. Пушкинның һ.б. язучыларның әкият геройлары белән яраткан китаплары буйлап сәяхәт иттеләр. Китапханәче язучыларның тормышыннан алынган кызыклы фактлар белән таныштырды, балалар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр.