41 нче елның кара җәе
Үсеп килүче буын өчен тарихи-патриотик тәрбия кысаларында Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәнең уку залында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган әңгәмә узды. 22 июнь – ил тарихында фаҗигале дата. Сугышның куркыныч көннәрен, совет солдатларының батырлыкларын, Бөек Җиңү бәясен истә тотарга һәм онытмаска кирәк. Чара барышында катнашучылар «41 елның кара җәе» китап күргәзмәсе белән таныштылар: тамашачыларга С.Смирнов «Брестская крепость», Б. Васильев «В списках не значился» китаплары, шулай ук фәнни-популяр басмалар тәкъдим ителде. Балалар Бөек Ватан сугышы башлану турындагы документаль фильмны кызыксынып карадылар, фашизм тарихы турында белделәр. Чара «Хәрби энциклопедия» китабына күзәтү һәм «Т-34» нәфис фильмын карау белән тәмамланды.
