Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Безгә 41 –нче мәңге онытмаска!

 Үзәк балалар китапханәсендә «Безгә 41 –нче мәңге онытмаска!» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды. Ул Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланган. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар Бөек Ватан сугышы башлану тарихы, аның барышы һәм тәмамлануы, шулай ук Россиянең фашизмны җиңүдәге роле белән таныштырачак. Сугыш юллары аша үткән язучы-фронтовикларның китап укучыларын битараф калдырмаячак. Бу-Борис Васильевның «А зори здесь тихие», Юрий Бондаревның «Горячий снег», Константин Воробьевның «Убиты под Москвой» һәм башка фронтовик язучыларының китаплары.