Еллар, гасырлар аша- онытмагыз…
1941 елның 22 июне — Россия тарихында иң кызганыч даталарның берсе — Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көн безгә тылда һәм сугыш кырларында үлгәннәрне искә төшерә. 22 июнь-авырту, өмет, батырлык белән сугарылган көн. Бу дата хәтта балага да таныш, чөнки нәкъ менә шул көнне меңнәрчә кешенең гомерен өзгән, якыннарын алып киткән, безнең йөрәкләрдә мәңгелек эз калдырган сугыш башланды.
Каенлык авыл китапханәсендә бу көнне Хәтер сәгате узды. Чара барышында укучылар Фашист Германиясенең Россиягә ничек һөҗүм итүен белделәр, шулай ук укучылар игътибарына Сугыш һәм Бөек Җиңү турында тупланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бигрәк тә яшь укучылар «Алар илгә җиңү алып кайтты» китабын кызыксынып карадылар. Бу китап – Икенче бөтендөнья сугышы фронтларында сугышкан һәм Җиңү яулап кайткан Татарстан улларына һәм кызларына рәхмәт билгесе. Бу китап битләрендә 5398 сугышчы, Биектау районында туган һәм яшәгән кешеләр турында мәгълүмат тупланган. Чарада катнашучыларның һәрберсе әлеге китапның битләрен карап чыктылар һәм Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән әби-бабайлары турында мәгълүмат таптылар.
