Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мәңгелек дан, сезгә, Җиңү солдатлары!

1941 елның 22 нче июне — Россия тарихында иң кызганыч даталарның берсе — Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу сугыш 27 миллион совет кешесенең гомерен өзгән. Бу вакыйгага Юртыш авылы китапханәсе «Мәңгелек дан, сезгә, Җиңү солдатлары!»-дигән хәтер сәгате үткәрде. Бу чарада сугыштан кайтмаган авылдашларыбызны искә төшердек. Мемориалга Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар турында кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак чәчәкләр салдык. Фронтовик шагыйрьләрнең сугыш турында шигырьләрен укыдык.