Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Э.М. Ремаркның тууына 125 ел

22 июньдә Биектау Үзәк китапханәсендә күренекле немец язучысы «Э.М. Ремаркның тууына 125 ел» тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә барышында китапханәче, Э.М.Ремарк китапларын укудан алган тәэсирләре белән уртаклашты, аларның игътибарын язучының югары психологик осталыгына юнәлтте. Бүгенге көндә аның китаплары бик популяр, чөнки укучылар аның китапларында үзләренең төрле сорауларына җавап таба алалар. Бу җаваплар шундый гади формада бирелә. Эрих Мария китаплары тормыш мәгънәсен эзләү юлында иптәш, тугры юлдашлар булачак.