Без беркайчан да онытмаячакбыз
22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Биектау авыл китапханәсе Биектауның 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең, мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән «Без беркайчан да онытмаячакбыз» дигән хәтер сәгате үткәрде. Китапханәче сугыш елларындагы вакыйгалар, сугышның башлану тарихын һәм безнең өчен җирдә тынычлык яулаган кешеләр, өлкәннәр белән беррәттән Җиңүгә өлеш керткән сугыш балалары, фронтларда һәм тылда якташларыбызның күрсәткән батырлыклары, немец гаскәрләренең һөҗүмен беренче булып кабул иткән Герой шәһәрләр турында сөйләде. Чара ахырында катнашучылар шәмнәр кабызып фронтта һәм тылда һәлак булган батырларны искә алдылар.
