Хәтер йөзләрдә
2023 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлануга 82 ел тулды. Бу Россия тарихында иң күңелсез даталарның берсе – Хәтер һәм кайгы көне.
Чернышевка авыл модель китапханәсе, мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә, «Сугышның җырлаучы фотолары» акция-проектына кушылды. Китапханәче кунакларга авылдашларыбыз – ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышы балалары тормышының тарихи битләрен сөйләде. Тамашачылар игътибарына китапханә фондыннан күргәзмә дә тәкъдим ителде. Биредә Л.Фейнның «Дочь Рейха», Э.М.Ремаркның «Скажи мне, что ты меня любишь…», «От полудня до полуночи», Т.Ронэның «Ключ Сары», Б.Васильевның «А завтра была война», «А зори здесь тихие», С.Алексеевның «Сто рассказов о войне» һәм башка шундый документаль хроника һәм әдәби әсәрләр куелды.
