Бу көннәрне онытырлык түгел
1941 елның 22 июне – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Кече Битаман китаплар бирү пунктында «Бу көннәрне онытырлык түгел» дигән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында ветераннарны искә төшердек, аларны бер минут тынлык белән хөрмәтләдек, Хәтер шәмен кабыздык. Балаларга сугыш башлану көне, солдатларның батырлыклары, тыл хезмәтчәннәре турында сөйләдек. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш турында хикәяләр һәм шигырьләр, сугышның төп вакыйгалары турында төрле мәгълүматлар урын алды. Балалар шигырьләр, хикәяләр укыдылар. Бу чара – Хәтер эстафетасын үсеп килүче буынга тапшыру.
