Русьны саклап калган җиңүчеләр
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне-авырту, өмет һәм батырлык белән сугарылган көн. Бу көнне Шәпше авыл китапханәсендә «Русьны саклап калган җиңүчеләр» исемле тарихи хәтер сәгате узды. Без Ватанны саклаучыларның батырлыкларын искә төшердек: солдатлар, офицерлар, тыл хезмәтчәннәре – хатын-кызлар, картлар, балалар. Китапханәче сугышның беренче көненең хронологиясен сөйләде. Ул үзенең сөйләмен «Сугышның беренче көне» дип аталган презентациясе белән бәйләп барды. Совет халкының батырлыгын мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре үз әсәрләрендә мәңгегә сурәтлиләр. Китап күргәзмәсендә сугыш еллары турында документаль һәм нәфис әдәбият тәкъдим ителгән иде. Катнашучылар сугыш еллары җырларын тыңладылар. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.

