Наркотиклар китергән бәла
26 июньдә, Үзәк китапханә уку залында, Бөтендөнья наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көненә багышланган китап күргәзмәсе үткәрелде. Күргәзмәдә китаплар, матбугат мәкаләләре, наркобизнес һәм наркомания темасын бик җентекләп яктыртучы, наркоманиянең организмга тәэсире, зарарлы йогынтыга ничек каршы тору турында күзаллау материалы тәкъдим ителде. Узенең шушы һәлакәтле күренешкә каршы протестын күрсәтү өчен күргәзмәдә катнашучылар «Мин наркотикларга каршы» дип символик ромашкаларга үзләренең имзаларын куйдылар.

