Кисәтелгән – димәк, коралланган!
Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә яшүсмерләр аудиториясе өчен мәгълүмат көне үткәрелде. Наркомания, начар гадәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше темасы бүгенге көндә бик кискен тора. Китапханәнең бу проблеманы хәл итүдәге функциясе укучыларга организмга агулы матдәләрнең (тәмәке, алкоголь, наркотик матдәләр) зарарлы тәэсире турында мәгълүмат бирү. Көн дәвамында чарада катнашучылар тематик китап күргәзмәсе, сәламәт яшәү рәвеше турында әдәбият һәм мәгълүмати буклетлар белән таныштылар.
