Фронт дошман тылында
29 июнь көнне Дачное поселогы авыл китапханәсендә Партизаннар һәм подпольщиклар көненә багышланган тарихи хикәя сәгате узды. 1941 елның нәкъ шушы көнендә СССР Халык Комиссарлары Советы партия һәм совет оешмаларына фашистлар кулына төшкән территорияләрдә партизан отрядлары һәм диверсион төркемнәр хәрәкәтен җәелдерү турында махсус директива кабул итә. Шул көннән башлап партизаннар хәрәкәте бөтен оккупацияләнгән территорияләр буенча җәелә, бөек Җиңүгә зур өлеш кертә. Фашист тылындагы 6200 отрядта бер миллионнан артык партизан илбасарларга каршы аяусыз көрәш алып бара. Алар арасында өлкәннәр дә, хатын-кызлар да, яшүсмерләр дә була. Кыскасы, моны тулы хокук белән “халык сугышы” дип атарга мөмкин.
Күргәзмәсендә Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар хәрәкәте турында китаплар тәкъдим ителде.
Яшь укучылар китапханәчене игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр.
