Партизаннар батырлыгы
2023 елның 29 июнендә Үзәк балалар китапханәсендә партизаннар көненә багышланган «Партизаннар батырлыгы» китап күргәзмәсе ачылды.. Партизан отрядларының дошманны җиңүгә керткән өлешен бәяләп булмый. Партизаннарның гамәлләре аркасында басып алучылар үзләрен тирән тылда да куркынычсыз хис итә алмаганнар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан укучылар партизан отрядларының Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше турында беләләр. Бу хакта Н.Надеждинаның «Партизанка Лара», А.Адамовичның «Моя война», А. Фадеевның «Молодая гвардия» китапларыннан һәм күргәзмәдә тәкъдим ителгән башка әсәрләрдән белергә мөмкин булачак.

