Балалар сабантуе
Алат авыл китапханәсе Урта Алат мәдәният йорты, А.О. Ахманов исемендәге Алат төп гомуми белем мәктәбе, «Радуга» балалар бакчасы белән берлектә, Балаларны яклау көненә багышланган чара үткәрде. Елның иң җылы, якты, төсле вакыты – җәйнең беренче көне. Бу көн бөтен дөньяда «Балаларны яклау көне» дип игълан ителде. Бу көнне балалар күптән көткән каникуллар башлана. Мондый бәйрәм аша, ял итүнең башлануы һәркемнең хәтерендә калачак. Бу чарада балалар, китап күргәзмәсендәге китаплар аша, үз төбәкләренең милли традицияләрен укып та таныштылар. Мәйданда аларны күңелле уеннар, викториналар, табышмаклар, призлар, кызыклы ярышлар көтте. Шулай ук җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр дә булды. Ләкин һәркем канәгать калды.

